Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Гыймаеваның туачак сабые кем — малаймы, кызмы?

Бала көткән вакытта фотога төшү модага кереп китте. Эстрадабыз җырчылары да бу тенденциядән читтә калмый. Тиздән өченче тапкыр әни булырга җыенучы Ләйсән Гыймаеваның да яңа фотосессиясе булган. “Бер г...

Бала көткән вакытта фотога төшү модага кереп китте. Эстрадабыз җырчылары да бу тенденциядән читтә калмый. Тиздән өченче тапкыр әни булырга җыенучы Ләйсән Гыймаеваның да яңа фотосессиясе булган. “Бер генә көнгә булса да җәйгә кайтып килдем. Тизрәк шундый чәчәкләр арасында йөрисе, матур күлмәкләр киясе килә”, — дип язган Ләйсән фотолар астына.

Билгеле булганча, “ТатМузТВ” телеканалы алып баручысы, шоумен Булат Бәйрәмов һәм җырчы Ләйсән Гыймаева өченче балаларын көтә. Бу хакта безнең телеканал аша эксклюзив рәвештә Булат Бәйрәмов үзе хәбәр иткән иде. Интернетта Ләйсәннең тыңлаучылары туачак сабыйның кем буласын чамалый башлаган инде.

Кем булса да ярый, иң мөһиме сәламәт булсын!

TMTV

Бәйрәмовлар гаиләсенә көтелгән зур эшләрендә уңышлар телибез!

Фотолар Бәйрәмовлар гаиләсенең шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк