Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Мәхмүтова: «Безне ашатырлар микән дип кайгыра бөтен артистлар»

Ләйсән Мәхмүтова кызыклы пост урнаштырган. «Әпипә» фильмыннан өзек урнаштырган һәм артист тормышы турында язган. Ләйсән роликта экскурсия вакытында «безне ашатырлар микән?» дип пышылдый. «Безне ашаты...

Ләйсән Мәхмүтова кызыклы пост урнаштырган. «Әпипә» фильмыннан өзек урнаштырган һәм артист тормышы турында язган. Ләйсән роликта экскурсия вакытында «безне ашатырлар микән?» дип пышылдый.

«Безне ашатырлар микән дип кайгыра бөтен артистлар. Азапланып ничә сәгать автобуста, самолетта, поездда килеп, урынга барып җиткәч, ашатмаска да мөмкиннәр. Киресенчә, талган, алҗыган артистларны экскурсиягә алып баралар. Әле кунакханәдә урыннар юк, барыгыз шәһәрне карагыз дип иртәнге дүрттә урамга чгыарып җибәрәләр. Андый очраклар күп булды.

Тыштан гына матур шул әртисләр тормышы. Сәхнәдә ялтыр-йолтыр күлмәкләр, мәңгелек бәйрәмгә охшаган. Ә шул сәхнәгә менәр өчен күпме көч кирәк. Ашадыңмы син, йокладыңмы дип сораучылар да булмаска мөмкин. Акчаны көрәп аласыз, үзегезгә аласыз әле дигәннәре дә бар. Ә бит артист юл кешесе, кеше күңелләрен җилкендереп күтәрүче дәрвишләр».

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк