Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Мәһмүтованы котлыйбыз!

Бүген популяр җырчы Ләйсән Мәхмүтованың гомер бәйрәме. Бу хакта бертуган апасы, Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Мәһмүтова, инстаграм аша хәбәр итте. «Сеңелем, җимешем, бердән берем, Ләйсәнем...

Бүген популяр җырчы Ләйсән Мәхмүтованың гомер бәйрәме. Бу хакта бертуган апасы, Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Мәһмүтова, инстаграм аша хәбәр итте.

«Сеңелем, җимешем, бердән берем, Ләйсәнем, туган көнең белән сине котлыйбыз!!! Хатын-кызның иң матур чагына, «Баба ягодка опять»ка син дә килеп җиттең», – дип язган Лилия Мәһмүтова. 

Котлауларга без дә кушылып, Ләйсән Мәһмүтованы туган көне белән чын күңелдән тәбриклибез! Исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар теләп калабыз.

Автор: Г. Вәлиева 

Фото: Инстаграм @laismaxm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк