Ләйсән Таишеваны гаеплиләр

Шоу-бизнес кешеләре дә кеше бит инде име, алар кайвакытта инстаграмга теләгән фотолар куярга куркып торалар микән. Язылучыларына ошамаган фото урнаштырсалар, комментарийларда эт итәләр. Күптән түгел генә Айдар Галимов үзенең инстаграмында маска сылап төшкән фотосын урнаштырган иде, комментарийларда аны гаепләп чыгучылар күп булды. Менә инде Ләйсән Таишева да ире белән битләренә маска сылаган фото куйдылар. Фото астына «Ир-ат хатын-кыз өчен сугышчы да, баласының әтисе дә, дусты да, дус кызы да, СПАга да бергә бара», дип язып куйган. Бу әлбәттә, язылучыларга ошамады, «куркыныч», «страшно» дип язылган комментарийлар күп очрады. Халыкка ярап булмый инде ул.
Автор: Г.Хәлиуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 август 2022 - 13:32
-
11 август 2022 - 13:51
-
9 август 2022 - 09:28
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
2 август 2022 - 11:13
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте