Логотип
Хәбәрләр

Ләйсәннән үрнәк алыйк

Ләйсән Утяшева  һәм Павел Воля инде 8 ел бергә гаилә тормышы алып баралар. «Бәхет тынычлыкны ярата» диләр бит, бу гаилә дә үзләренең шәхси тормышын халыкка чыгарырга тырышмый. Балаларының фотолары да...

Ләйсән Утяшева  һәм Павел Воля инде 8 ел бергә гаилә тормышы алып баралар. «Бәхет тынычлыкны ярата» диләр бит, бу гаилә дә үзләренең шәхси тормышын халыкка чыгарырга тырышмый. Балаларының фотолары да социаль челтәрләрдә еш күренми. Ләйсән әйтмешли, алар кырыс, ләкин тыныч әти-әни.

«Без балаларны иркәләмәскә, һәр теләкләрен үтәмәскә, гаджетларны сирәк бирергә тырышабыз, безнең гаиләдә бер кагыйдә бар, балаларга беркайчан да тавыш күтәрмибез, ә әйбәтләп аңлатабыз», ди Ләйсән. Бу кагыйдәне бозмау авыр бирелгән вакытлар да була, ул вакытта инде аларга башка бүлмәгә чыгып ачуларын басып керергә туры килә икән.

Ләйсәнне илебездә аерылган гаиләләр санының күп булуы борчый икән, шуңа да ул үзенең гаиләсен сакларга тырыша. Моның өчен көн дә гаиләдәге мөнәсәбәтләр өстендә эшләргә кирәк дип уйлый Ләйсән.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк