La Primavera оркестры зур юбилейлар сезонын башлап җибәрә

21 сентябрь көнне 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында 30 нчы юбилей сезонының тәүге концерты була. La Primavera оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Рөстәм Абязов программаны «Комедиядән трагедиягә кадәр – бер... антракт» дип атаган.
Бу көнне концерт кысаларында Шубертның «Смерть и Дева» кыллы квартеты һәм бер актлы «Служанка и госпожа» опера-буффасы яңгыраячак.
Солистлар итеп Мәскәү дәүләт филармониясеннән Екатерина Клементьева һәм Самара академия опера һәм балет театрыннан Ренат Латыйпов чакырылган.
Дирижер пульты артында – Рөстәм Абязов.
Фото – Коллективның шәхси архивыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
25 сентябрь 2023 - 12:32
-
24 сентябрь 2023 - 12:36
-
23 сентябрь 2023 - 12:30
-
22 сентябрь 2023 - 12:34
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте