Ландыш Нигъмәтҗанова чәчен карага буяткан!
Популяр җырчы, 3 бала әнисе, тамашачыларын һәрвакыт үзенең стильле образлары белән шатландыручы артист Ландыш Нигъмәтҗанова тышкы кыяфәте белән төрле экспериментлар ясарга ярата. Җырчының Инстаграмдаг...
Популяр җырчы, 3 бала әнисе, тамашачыларын һәрвакыт үзенең стильле образлары белән шатландыручы артист Ландыш Нигъмәтҗанова тышкы кыяфәте белән төрле экспериментлар ясарга ярата. Җырчының Инстаграмдагы дуслары аның берсеннән-берсе үзенчәлекле киемнәре һәм прическалары белән һәрдаим кызыксыналар.
Күптән түгел артист үзенең Инстаграм тасмасында төрле үзгәрүләргә уңай каравын һәм бик тиз ризалашуы хакында сөйләде. Җырчыга хәтта тиз арада сары чәчне карага буяту да авыр түгел икән. «Мин мәсәлән, бер тапкыр блондинкадан брюнеткага әйләндем, ошамады! Кире блондинкага кайттым, чәчем коелды (ул вакытта чәчем озын иде), аннары матур итеп кистердем, һәм бу барысы да бер көнне», – дип искә ала җырчы. (Текст үзгәртелмәде – А.Г.)
Шулай, кемнәрдер озын чәчне 2-3 смга кистерергә айлар буе батырчылык итмичә йөри, ә икенчеләр исә, Ландыш кебек бер көндә кискен үзгәреп куюны да зур батырлыкка санамый. Дуслар, ә сез кайсы төркемгә карыйсыз?
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк