Логотип
Хәбәрләр

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Сыер тотар идем»

Без җырчыларның матур итеп киенеп, бизәнеп сәхнәгә чыгып җырлауларына, инстаграмнарга куйган матур-маутр фотоларына шулкадәр ияләнгәнбез, аларның гади кеше булуларын онытып җибәрәбез кебек. Алар да га...

Без җырчыларның матур итеп киенеп, бизәнеп сәхнәгә чыгып җырлауларына, инстаграмнарга куйган матур-маутр фотоларына шулкадәр ияләнгәнбез, аларның гади кеше булуларын онытып җибәрәбез кебек. Алар да гади кеше бит инде.

Менә Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова да беркемнән ким түгел, яулыгын бәйләгән, халатын кигән, чиләкләрен тоткан, сыер саварга җыена. Чынлыкта, Ландыш булачак концертка әзерләнә икән.

Ландыш авылны балачактан ярата. Авыл аны күп нәрсәгә, эшкә өйрәткән: печән чабарга, ат җигәргә, туарырга, бәрәңге утыртырга алырга, бакча сукаларга. Ә Ландышның иң яраткан эше ‒ сыер саву. Төне буе урамда йөргәннән соң да, иртәнге 5 тә торып сыер саву шатлык булган җырчыга. Бервакыт Ландыш төне буе дуслары белән сөйләшеп утырганнан соң өйгә иртәнге 4ләрдә генә кайтып керә, шунда әбисе: «Кызым, иртә бит әле , торма, ят, 5тә торып савырсың», ди. Ландыш «Ә, ярар алайса, ятам», ди дә, әбисе соң кайтканын белмичә кала. Хәзергесе вакытта авылларда сыерларны аппарат белән савалар, дип уфтана Ландыш.

«Кайтыр идем авылга, сыер тотар идем , савыр идем, сөт сатыр идем!», ди җырчы.

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бала чактан яратам авылны!!! Авыл мине күп нәрсәгә өйрәтте, эшкә!:печән чабарга, ат җигәргә, туарырга, бәрәңге утыртырга, алырга, бакча сукаларга.. Һәм башка һәм башка эшләргә, ә иң яратканы-сыер савырга!! Төнлә урамнан кергәннән соң да, иртән иртүк 5 -тә торуы минем өчен шатлык иде, сыер савам бит?? Ә бер тапкыр иртән генә кайттым, капка төбендә бик озак сөйләшеп утырганбыз дуслар белән, 4-тә генә кердем, әкрен генә кереп, чишенеп маташа идем, әби -« Кызым, иртә бит әле , торма, ят !5-дә торып савырсың" - диде, ..Әә ярар алайса, ятам дидем дә яттым инде?, әби шулай иртән кайтканны белмичә дә калды?☺️... Ә хәзер авылда аппарат сава икән), бер караганда шәп инде, җиңел, ә икенче караганда .... ? Кайтыр идем авылга, сыер тотар идем , савыр идем, сөт сатыр идем! ? #ландышнигматжанова

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк