Логотип
Хәбәрләр

Ландыш Нигъмәтҗанова тамашачыларының котын алган

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова тормыш иптәше Фәрит Таишев белән 3 бала тәрбияли, шул ук вакытта ул үзенең тышкы кыяфәте турында да кайгырта, берсеннән берсе зәвыклы киемнәр, мату...

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова тормыш иптәше Фәрит Таишев белән 3 бала тәрбияли, шул ук вакытта ул үзенең тышкы кыяфәте турында да кайгырта, берсеннән берсе зәвыклы киемнәр, матур прическалар – боларның һәммәсе дә тамашачыларның төп игътибар үзәгендә торалар.

Җырчы сәхнәгә нинди генә образ белән чыкса да, тамашачылар хөкеменә дучар була. Күптән түгел җырчының «Кышкы солянка» концерты вакытында төшкән фотосурәте тамашачыларны аптырашка калдырган. Баскычка таянып төшкән Ландышның киң җилкәле күлмәгеннән сул кулы күренми. Фото астындагы комментарийлар арасында җырчыга: «Ландыш, котны алдыгыз, зинһар, бүтән андый фотолар куя күрмәгез. Исән сау булыгыз», Мин дә язарга курыктым, бер кулыгыз юк диеп торам .Уф, тынычландым, әллә нинди уйлар керде башыма», дигән фикерләр очрый.

Бу фикерләрне күреп, Ландыш кабаттан шул ук күлмәк белән фото урнаштырды. «Чыннан да теге посттагы фотода бер кулым юк сыман...

Рәхмәт кайгыртуыгызга, менә алар...» – дип язып куйган җырчы икенче фотосурәт астына.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк