Ландыш Нигъмәтҗанова татар телен саклау өчен балага карата таләпчән булу кирәк, дип саный

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Миләүшә Гарипова). Татар эстрадасы артисты Ландыш Нигъмәтҗанова татар телен гаиләдә саклау өчен балаларга карата таләпчәнрәк булырга кирәк, дип саный. Бу хакта ул "Интертат" электрон газетасына биргән интервьюсында белдерде. 

“Минем балалар да рус балалар бакчасына йөри. Хәзер татар төркемнәре бик аз бит. Ә өйдә без татарча сөйләшәбез. Әгәр дә балалар бакчасыннан, мәктәптән кайткач, русчага кереп китсәләр, миннән русча сорасалар, мин эндәшмим. “Мин сине аңламыйм. Миңа татарча әйт, мин русча белмим”, - дип әйтәм", - дип аңлатты җырчы.  

Ландыш Нигъмәтҗанова балаларының үзара татарча аралашуын әйтте. "Бәлки, алар өчәү булганга, җиңелрәктер, алар үзара аралаша бит", - диде ул.

Балалар телне онытмасыннар иде дигән теләгем зур, диде Ландыш. Аның фикеренчә, балалар бакчасында баланың русча сөйләшә башлавы проблема түгел. "Өйдә дә русчага күчсә, "әй, ярар", дип кул селтәмәсәң, татарча аралашсаң, телне саклап калып буладыр. Катырак торырга кирәк", - дип саный ул.

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
234
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Күңелсез хәбәр: Хәмдүнә Тимергалиева вафат
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
21 сентябрь 2020 - 14:41
164
0
1
Без яраткан Шарапҗан
21 сентябрь 2020 - 13:06
238
0
4
«Кеше күрмәсә ярар иде моны...»
19 сентябрь 2020 - 15:46
344
0
2
Спорт – ул кәеф
16 сентябрь 2020 - 13:55
1045
0
1
Алсу Фазлыева өченче бәби көтә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы