Логотип
Хәбәрләр

Ландыш Нигъмәтҗанова имеш-мимешләргә ачыклык кертте

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграмга куйган видео тирәсендә ике көнгә якын бик күп сораулар һәм имеш-мимешләр йөри. Бүген җырчы күп мәсьәләләргә ачыклык кертте...

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграмга куйган видео тирәсендә ике көнгә якын бик күп сораулар һәм имеш-мимешләр йөри. Бүген җырчы күп мәсьәләләргә ачыклык кертте һәм үзенең «Барс медиа» медиакомпаниясеннән китүенең төп сәбәбен әйтте.

Җырчының матбугат чаралары белән очрашуын 3 меңнән артык тамашачы күзәтте. Биредә Ландыш ике атнадан ялган детекторы ярдәмендә барлык сорауларга җавап бирәчәген, һәм татар эстрадасы артистлары белән күмәкләшеп бу мәсьәләгә ачыклык кертеләчәген хәбәр итте.

Шул арада бер төркем артистлар инде бу хакта үз фикерләрен белдерә башладылар, күпләре Ландыш яклы. Ә гади тамашачылар исә әле һаман кемнең сүзе хак, кемнеке ялган икәненә төшенә алмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Имеш-мимешләргә нинди ачыклык кертте? или мин генэ курмимме?