Логотип
Хәбәрләр

Латвия татарлары җәмгыяте җитәкчесе мәктәпләрдә рус телендә укытуны тыюга каршы

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Латвия татарларының “Идел” оешмасы рәисе Ринат Ахунов латыш мәктәпләрен латыш телендә генә укытуга каршы булуын әйтте. “Татар-информ”га ул бу карарны...

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Латвия татарларының “Идел” оешмасы рәисе Ринат Ахунов латыш мәктәпләрен латыш телендә генә укытуга каршы булуын әйтте. “Татар-информ”га ул бу карарның сәбәбе - рус телле халыкның белем дәрәҗәсен түбәнәйтеп, конкурентлык дәрәҗәсен көчсезләндерергә теләү дип аңлатты.

Ринат Ахунов әйтүенчә, бу карар рус мәктәпләренә генә түгел, украин, беларус, яһүд, поляк һ.б. мәктәпләргә дә кагыла. Алар да латыш телендә укытуга күченергә тиеш. 

“Латвиядә ярты халык рус телендә сөйләшә, җәмгыять ике телгә бүленгән. Бу карарның максаты - бер халыктан гына торган дәүләт төзү, ассимиляция сәясәте. Бу уйлап эшләнелгән эш түгел”, - диде ул.

Ул кызының рус мәктәбендә бишенче класста укуын әйтте. “Латыш телен рус кешесе укыта, телне үзе дә белеп бетерми. Бөтен ил буенча шулай, мәктәпләрне күчерик дисәк, якынча 8 мең укытучыны әзерләргә кирәк. Бу карарны кабул итәр алдыннан белгечләр тикшермәде, референдум уздырылмады. Бер йөз кеше бөтен ил өчен карар кабул итте”, - диде ул.

Ринат Ахунов бу карарның ил җитәкчелегенең “конкурентларны алып ташларга теләве” белән аңлатты. “Латыш мәктәбен тәмамлаганнар рус телен белми, ә Латвиядә бизнес теле – рус теле, русча белмәсәң, сине эшкә алмыйлар. Шушы әйбер җитәкчелекне борчый, алар шуңа күрә рус телен бетерергә тырыша. Бу карарны кабул итеп кенә Латвиядә рус теле бөтенләй бетмәс анысы, әмма аны югары дәрәҗәдә белү бетәчәк. Латвия мәктәпләрендә укыган руслар Россия уку йортларына керә ала. Укытылмый башлагач, грамота ягы түбәнәя һәм алар укый алмый башлый”, - дип аңлатты ул.

Ул “халык тарафыннан күпмедер дәрәҗәдә каршылык булачак, әмма зурга китмәячәк, артыгын сөйли башласаң, эшеңнән куып чыгаралар”, - дип фаразлый. Әмма ул бу карар халык өчен эзсез узмас дигән фикердә. “Бу карар Россиягә “Латвиядә латыш булмаган халыкларны кысалар” дигән белдерү ясарга мөмкинлек бирә. Россия белән мөнәсәбәтләр авырланачак, Латвиягә икътисади басым башланачак. Монда бит сәнәгать юк, ил транзит белән яши. Россия транзитны алып китә башласа, халыкка кыен булачак”, - диде ул.

Ринат Ахунов, татар җәмәгатьчелеге вәкиле буларак, Россия белән Латвиянең милли телләрне укыту сәясәте арасында параллель китерергә мөмкин дип уйлавын әйте. “Рига белән Мәскәүнең тел буенча сәясәте симметрик. Латвиядә рус телен, Россиядә татар телен бетерәләр. Мин икесенә дә каршы. Татар телен мәктәптә укытмау татар телен бетерә”, - диде ул. 

"Татар-информ" Латвиядә рус мәктәпләрен тулысынча латыш теленә күчерәләр, дип хәбәриткән иде.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк