Лейкозлы сыерның сөте сәламәт сыер сөтеннән арзанрак бәяләнәчәк – Баш ветеринария идарәсе

Киләчәктә лейкозлы сыер сөте сәламәт сыер сөтенә караганда арзанрак бәяләнергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның баш ветеринары Алмаз Хисаметдинов әйтте.
“Лейкозлы сыерлар темасы – авырткан җир булып кала бирә. Әмма ул алга таба тагын да кискенләшәчәк. Безнең аңлавыбызча, лейкозлы сөтнең бәясе сәламәт сыер сөтенә караганда түбәнрәк булачак”, - диде Алмаз Хисаметдинов.
- Республикада барлык мөгезле эре терлекнең 15 проценты лейкоз авыруына дучар.
“Ел саен без бу санны киметергә тырышабыз. Беренче ике елда - 5әр, узган ел 3 процентка киметтек. Бу өлкәдә эш бара, әмма ул тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Моны хәл итеп бетерү өчен безгә 4-5 ел вакыт кирәк”, - диде Татарстанның баш ветеринары.
- Лейкозлы сыер сөтен сату өчен электрон товар озату документы алганда да кыенлыклар бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте