Логотип
Хәбәрләр

“Үлемсез полк” акциясе вакытында Казанда җәмәгать транспорты эше көчәйтелә

9 май көнне Казан янәдән “Үлемсез полк” акциясенә кушыла. Быел да ул узган елгы маршрут буйлап үтәчәк. Быел исә катнашучылар уңайлылыгы өчен җәмәгать транспорты эшен көчәйтергә планлаштырыла: юлларга...

9 май көнне Казан янәдән “Үлемсез полк” акциясенә кушыла. Быел да ул узган елгы маршрут буйлап үтәчәк. Быел исә катнашучылар уңайлылыгы өчен җәмәгать транспорты эшен көчәйтергә планлаштырыла: юлларга өстәмә автобуслар чыгачак, ә метрополитен поездлары хәрәкәте интервалы кыскарачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә “Россиянең үлемсез полкы” Гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков сөйләде.

Транспортның барлык төрләре дә 14.30 сәгатькә кадәр гадәти режимда йөриячәк. Узган елдагы кебек үк, акция узган вакытта Ленин дамбасында хәрәкәт туктатылып тора. Кешеләр “Кәҗә бистәсе” метро станциясенә кадәр җәяү барып җитә алсын өчен, Ленин дамбасында берничә полоса бүлеп бирергә планлаштырыла. Берничә полоса өстәмә автобуслар өчен бүленәчәк. Әлеге автобусларда акциядә катнашучылар Мәскәү, Киров, Авиатөзелеш районнары юнәлешендә өйләренә кайтып китә алачак. Шәһәр үзәгенә, Совет һәм Идел буе районнарына хәрәкәт итүче автобуслар Сул як Болак урамында “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы янында торачак.

Быел шулай ук метро эше көчәйтелә. Тимур Халиков билгеләп үткәнчә, узган ел тәҗрибәсе күрсәткәнчә, колонна Меңьеллык мәйданына килеп җиткәндә кешеләрнең күпчелеге тарала һәм метрода кайтып китәргә тели. Акциядә катнашучыларның санын исәпкә алсак, узган ел пассажирлар агымы белән авырлыклар килеп чыкты. Быел поездлар хәрәкәте интервалын максималь рәвештә кыскартырга планлаштырыла. “Полиция хезмәткәрләре турникетлар аша уздырмый башласа, димәк платформада кешеләр артык күп җыелган, моны аңлавыгызны телибез. Бу куркынычсызлык мәсьәләсе, шуңа күрә киртәләр аша үтәргә омтылмасагыз иде”, - диде чыгыш ясаучы.

Акциядә катнашучылар 9 май көнне 13.00 сәгатьтә җыела, колонна Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә Аграр университет тиәсендә формалаша. Акция Казан гарнизоны һәм махсус бүлекчәләр хәрбиләре йөреше белән башлана, шуннан соң кешеләр колоннага җыелырга өлгерсен өчен кечкенә тәнәфес оештырыла. Искәртергә кирәк, колоннага Толстой һәм Карл Маркс урамнарыннан гына түгел, ә Мөштәри, Гоголь урамнарыннан да кушылып китәргә мөмкин. Колонна Карл Маркс урамы буйлап Ирек мәйданы аша хәрәкәт итәчәк. Биредә концерт сәхнәсе оештырылачак. Шуннан соң Лобачевский урамы буйлап Кремль урамына кадәр чыгачак. Кремль урамы буенча колонна Меңьеллык мәйданына төшәчәк, биредә узган елдагы кебек үк зур бәйрәм программасы әзерләнәчәк. Сүз уңаеннан, акциядә катнашучлар концертта катнаша алачак.

Шәһәрлеләрне уңайлы, җылы өс һәм аяк киемнәре турында алдан кайгыртып куярга чакыралар. Үзең белән пыяла шешәләрдә эчемлекләр алып килмәскә киңәш ителә. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре искәртеп үткәнчә, Казанда якынлашып килүче футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан көчәйтелгән куркынычсызлык чаралары гамәлгә кергән.

Искәртергә кирәк, узган ел “Үлемсез полк” акциясендә Казанда 120 меңнән артык кеше катнашты, республика буенча – 300 меңгә якын. Бүгенге көндә Татарстан акциядә катнашучылар саны буенча Россиядә өченче урында тора.

“Бу яу кырларыннан кайтмаган яисә хәзерге вакытта вафат булган кешеләрне искә алу акциясе. Ул ватанпәрвәрлек рухы, Ватаныбыз, безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләр өчен чиксез горурлык хисе белән безне берләштерә. Бурычыбыз – 9 май белән бәйле чараларны уздыруда иҗтимагый оешмаларга булышлык итү”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк