Логотип
Хәбәрләр

Ленар Шәех «Тынычлык күгәрчене» медаленә лаек булды

Татар шагыйре, республика, Россия һәм халыкара премияләр лауреаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех «Дөнья генераллары Тынычлык өчен» («Генералы Мира за Мир») халыкара иҗтимагый ас...

Татар шагыйре, республика, Россия һәм халыкара премияләр лауреаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех «Дөнья генераллары Тынычлык өчен» («Генералы Мира за Мир») халыкара иҗтимагый ассоциациясенең иң югары бүләге булган Генераллар премиясенә – «Тынычлык күгәрчене» медаленә лаек булды. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тынычлыкны, дуслыкны һәм халыклар арасында үзара аңлашуны ныгытуга багышланган иң яхшы әсәрләр өчен бирелә торган әлеге бүләк татар шагыйренә Европа Берлегенең үзәге булган Брюссель шәһәрендә узган VIII Open Eurasian Literature Festival and Book Forumында тапшырылды.

Фестиваль барышында Лондонның «Hertfordshire Press» нәшриятында дөнья күргән «Нить» (2019) Евразия әдәби җыентыгының өченче томы тәкъдим ителде. Бу китапта 11 каләм әһеленең, шул исәптән Ленар Шәехнең дә әсәрләре урын алган.

Бүгенге көндә Ленар Шәех – әсәрләре инглиз теленә тәрҗемә ителгән бердәнбер хәзерге заман татар язучысы булып санала. Аның инглиз телендә басылган «One of You» (Лондон: Hertfordshire Press, 2017) китабы бөтен дөнья буйлап тарала. 2017 елда ул Швециянең Стокгольм шәһәрендә узган VI Open Eurasian Literature Festival and Book Forumында икенче урынны алган иде.

Әлеге халыкара фестиваль Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) тарафыннан, «Hertfordshire Press» нәшрият йорты белән берлектә, 2012 елдан үткәрелеп килә һәм Евразиядә яшәгән халыклар әдәбиятын дөнья буйлап таратуга һәм танытуга зур өлеш кертә.

 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк