Логотип
Хәбәрләр

Ленин музеен үзгәрешләр көтә

Музей мөстәкыйльлеген югалтачакмы?

ТР Милли музее Питрәч районы Ленин-Кокушкино авылындагы ЛЕНИН МУЗЕЙ-ЙОРТЫН үзенә алып филиаллары санын тулыландырырга әзерләнә. Музей фондына 1638 экспонат керә. Берләшү музей эшчәнлеге өчен файдалы булачак, ди ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова. Хәзерге вакытта ТР Милли музееның 12 филиалы бар. Казанда бу-Горький һәм Шаляпин музее, Габдулла Тукай әдәби музее, Салих Сәйдәшев музее, Муса Җәлил Музей-фатиры, Каюм Насыйри музее, Ленин музей-йорты, Боратынский музее, Нәҗип Җиһанов музее, Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы, Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее, Печище авылындагы Янки Купала музее һәм Красновидово авылындагы Горький музее.

Фото:https://www.tripadvisor.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк