Логотип
Хәбәрләр

Леонид Агутин тормыш иптәшен сөендерергә әзерләнә

Леонид Агутин хатынына чын-чынлап шәп бүләк ясарга җыена. Киләсе елда Анжелика Варум  50 яшьлеген бәйрәм итә һәм мөһим дата уңаеннан аның ире яңа йорт сатып алачак. Дөрес, әлегә музыкант яңа гаилә ояс...

Леонид Агутин хатынына чын-чынлап шәп бүләк ясарга җыена. Киләсе елда Анжелика Варум  50 яшьлеген бәйрәм итә һәм мөһим дата уңаеннан аның ире яңа йорт сатып алачак. Дөрес, әлегә музыкант яңа гаилә оясы кайда урнашачагын сер итеп саклый.

Менә инде егерме елдан артык Леонид Агутин һәм Анжелика Варум күпләр өчен үрнәк булып тора. Йолдызлар бергә яшәү генә түгел, ә дуэтлар язып, клипларда бер-берсен төшереп, даими чыгыш ясый. Берничә ай элек талаш һәм хәтта аерылышу ихтималы турында имеш-мимешләр дә таратылды. Күптән түгел артистлар уртак трек яздырдылар, аларның гаилә иминлегенә берни дә янамаганын тагын бер кат исбатладылар.

Хәзер Агутин хатынының туган көненә әзерләнә башлавын белдерде. 26 майда артистка 50 яшь тулуны билгеләп үтәчәк, шуңа күрә Леонид аңа берничә миллион сумлык искиткеч бүләк бирергә тели.

«Йорт сатып алам. Зурны. Әлегә кайда икәнлеген әйтә алмыйм»,  дип планнары белән уртаклашты артист.

Автор: Александра Иванова

Фото: Инстаграм @agutinleonid

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк