Логотип
Хәбәрләр

Леонид Якубович: «Яшь турында уйларга вакыт юк»

«Поле чудес» тапшыруы инде 27 ел атна саен экраннарга чыга. Аның алып баручысы Леонид Якубович StarHit журналына биргән интервьюсында хатыны турында, Владимир Путин белән очрашуның ничек узуы турында...

«Поле чудес» тапшыруы инде 27 ел атна саен экраннарга чыга. Аның алып баручысы Леонид Якубович StarHit журналына биргән интервьюсында хатыны турында, Владимир Путин белән очрашуның ничек узуы турында сөйләп китте.

Леонид Аркадьевич, ничә тапкыр ишеткәнем бар, сез хатыныгыз белән аерым торасыз икән...

Кем тарата микән ул имеш-мимешләрне. Кайвакыт мин Мәскәүдә калырга мәҗбүр булам, чөнки бөкеләр аркасында шәһәр читендәге өйгә кайту авырлаша, бары тик шул гына. Хатыным Марина инде күптән эшләми, өйдә тора.

Сезнең балаларыгыз нәрсә белән шөгыльләнә?

Кызым Варяга 20 яшь, МГИМОның 4 курсында укый. Ат спорты белән кызыксына. Бездән аерым яши. Улым Артемга 45 яшь, телевидениеда эшли. Улым бик тыныч кеше, әнисенә охшаган.

Сезнең характерыгыз нинди?

Мин бик тиз кабынып китәм. Кешеләр моңа артык игътибар бирмиләр, чөнки биш секундтан минем тынычланасымны беләләр.

Кызыгыз егетләр белән таныштыра башладымы инде?

Бу бик шәхси сорау.

Сез әти кеше буларак таләпчәнме?

Юк. Мин балаларыма тәрбия бирүдә катнаша алмадым диярлек. Шуңа күрә аларга күп әйберне рөхсәт итәм, әле ярый әллә ниләр сорамыйлар.

Хатыныгыз белән еш романтик кичләр оештырасызмы?

Үзебездә кунаклар кабул итү – безнең өчен романтика инде ул. Ашарга үзем пешерәм. Минем әти дә ашарга пешерергә ярата иде, әнине плитә янына җибәрмәде дисәм дә була. Ул: «Ашарга пешерү ирләр эше ул, хатын-кызга бу эштә берни дә калмаган», ‒ дип әйтә иде.

Сезнең өйдә кем баш? Яисә сездә демократияме?

Әлбәттә демократия, әмма мин баш.

Үзегезне ничә яшьлек итеп хис итәсез?

Белмим дә. Эшлим, очам, теннис уйныйм, икенче китабымны язам, театрда чыгыш ясыйм. Яшь турында уйларга вакыт юк.

Сезне сайлауларда Владимир Путинның ышанычлы вәкиле итеп билгеләделәр. Ни өчен политикага бирелергә уйладыгыз?

Бу алай түгел. Мин бары тик сайлау кампаниясендә берничә кешегә ярдәм иттем. Аларның барысы да альтернативасыз булып чыкты, бу начар дип уйлыйм. Путинны якыннан өч тапкыр күргәнмендер, ул миндә зур тәэсир калдырды.

Сезнең тормыш девизыгыз нинди?

Беренче булу мөһим түгел, иң мөһиме ‒ иң яхшысы булу!

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: Инстаграм @yakubovitch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк