Логотип
Хәбәрләр

Әлфия Йосыпова татар телен укыту методикасы начар дигән фикер белән килешми

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Фәнне укучыга җиткерә белү укытучыдан тора. Методика начар дигән сүз белән килешмим”, - дип белдерде Казан федераль университетының Габдулла Т...

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Фәнне укучыга җиткерә белү укытучыдан тора. Методика начар дигән сүз белән килешмим”, - дип белдерде Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова. Бүген КФУ мөгаллимнәре “Татар-информ” студиясендә халыкара семинар һәм фәнни конференция турында сөйләде.

“Методист коллегалар белән дә сөйләшәбез. Методика – ул фән, аны ничек бирү укытучыдан тора. Бер үк сыйныфта шул ук дәрестә утырып, шул ук укытучыны тыңлап, бик яхшы өйрәнгән һәм бөтенләй бернәрсә белмичә чыккан укучы да була. Беренчедән, укытучының үз фәне белән кызыктыра белүе, фәнен тиешле дәрәҗәдә бирә белү, икенчедән, баланың кызыксынуы роль уйный”, - дип саный Әлфия Йосыпова.

Аның сүзләренчә, КФУ мөгаллимнәре яңа дәреслекләр эшләргә әзер. “Безнең зур төркем төзеп, төрле методикаларның иң яхшы якларын гына үзенә алып, заманча дәреслекләр эшләргә теләгебез бар. Әмма әле рәсми заказ булганы юк”, - диде.

Матбугат очрашуында катнашучылар, халыкара семинар кысаларында, яңа технологияләрдән файдалану буенча сөйләшүдә төрле телләрне өйрәтүгә бәйле чыгышлар яңгыраячагын әйттеләр. Алар исә, яңа дәреслекләр төзегәндә исәпкә алыначак.

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк