Логотип
Хәбәрләр

«Әлиф» иҗат берләшмәсенең яңа тәҗрибәсе

Заман сәнгате күргәзмә ханәсендә (Карл Маркс урамы 57) 2019 елның 19нчы август көнне Туфан Имаметдинов җитәкчелегендә «Дәрдемәнд» атамасы белән ипровизацион тамаша күрсәтеләчәк. «Әлиф» иҗат берләшмәсе...

Заман сәнгате күргәзмә ханәсендә (Карл Маркс урамы 57) 2019 елның 19нчы август көнне Туфан Имаметдинов җитәкчелегендә «Дәрдемәнд» атамасы белән ипровизацион тамаша күрсәтеләчәк. «Әлиф» иҗат берләшмәсенең «Әлиф» исемендәге бию тамашасы «Алтын битлек» яулаганнан соң бу дүртенче тәҗрибә: «Шамаил», «Әллүки».

Шагыйрь Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) татар мәдәниятендә аерым урып тота. Аны кафия (рифма) да, шигырьнең гүзәллеге дә, әсәрнең моңлы-көйле булуы да кызыксындырмый, ә бәлки әсәрдәге фикернең тыгызлыгы, күпкатламлыгы һәм сабыр тәңгәллек-тигезлек кызыксындыра. Ул татар шигъриятен генә түгел, татар мәдәниятен, халыкның стратегиясен (татар халыкның алдан ук тәдбирләр корып гамәл кылуын), аның фикерләү рәвешен дөресләү – Шагыйрьнең төп максаты иде. Аңа яхшы мәгънәсендәге «шартлау» кирәк иде. Ниндидер бер күләмдә ул «шартлатты» да, ләкин ул шартлау аннан соң килгән буен вәкилләре арасында теләктәшлек тапмады.

Музыка уен коралларыннан классик өчлек: эскрипкә, альт, контрабас импровизациясе яңгыраячак. Дәрдемәнднең шигьриятендәге гүзәллек, шигъриятнең тирәнлеге Рөстәм Яваев җырлавы аша биреләчәк, кайсыдыри ки ул сирәк очрый торган киң диапазонлы тавышка ия җырчы – контртенор. Биюче Нурбәк Батулла Дәрдемәнд шигъриятенең төзелеше мохитына кереп, Дәрдемәнд шигыренә тәңгәл килердәй хәрәктәтләр иҗат итәр. Музыка мохитендәге иҗади эзләнүләр – аһәңче Эльмир Низамов һәм бию хәрәкәтләре – хореограф Марсель Нуриевнең иҗат җимеше булыр.

«Бу тамашабыз белән без Шагыйрьнең иҗатын тулысы белән кайтару гына түгел, аның татар сәнгатенә яңача карашын дәвам иттерергә, озын гомерле итәргә телибез», – ди режиссёр Туфан Имаметдинов.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк