Җәлил хәзрәт Фазлыев Илһам Шакировның тормышына бәйле ике хәдис сөйләде
Җәлил хәзрәт Фазлыев Илһам Шакировның тормышына туры килгән пәйгамбәребезнең ике хәдисен китерде. Бу хакта Татарстанның Баш казые бүген Мәрҗани мәчетендә узган җырчының җидесенуздыру чарасында сөйләде...
Җәлил хәзрәт Фазлыев Илһам Шакировның тормышына туры килгән пәйгамбәребезнең ике хәдисен китерде. Бу хакта Татарстанның Баш казые бүген Мәрҗани мәчетендә узган җырчының җидесенуздыру чарасында сөйләде.
«Әйтәләр бит Ислам диненең музыкага бернинди катнашы да юк диеп. Ә пәйгамбәребезнең (г.с.) шундый хәдисе бар: «Һәр мөселман уен коралына охшаган». Уен коралыннан тавыш чыксын өчен нәрсә кирәк? Эче буш булуы кирәк. Ягъни күңелендә дөньядан башка биегрәк әйберләр булырга тиеш», - диде ул.
«Икенче хәдисендә ул болай ди: «Үзе сагыш эчендә янган кеше генә моңын башкаларга җиткерә ала”. Аллаһ Тәгалә аңа шундый авыр балачак биреп, сагыш эчендә кайнатып, аның моңын халыкка җиткерә торган кеше итеп ясады», - диде хәзрәт.
«Миңа калса, бу ике хәдис Илһам абыйның тормышына бик туры килә», - диде Җәлил хәзрәт.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк