Логотип
Хәбәрләр

«Җәлил укулары» бәйгесендә тавыш бирү этабы бара

Онлайн тавыш җыю ысулы белән җиңеп чыккан финалистка «Халык мәхәббәте призы» тапшырылачак. Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең IV — финал этабында к...

Онлайн тавыш җыю ысулы белән җиңеп чыккан финалистка «Халык мәхәббәте призы» тапшырылачак.

Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең IV — финал этабында катнашучыларның чыгышлары урнаштырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә бәйгенең «М.Җәлил шигырьләре татар телендә», «М.Җәлил шигырьләре рус телендә», «Яшь җәлилчеләр», «Җәлил турында», «М.Җәлил дөнья телләрендә» номинацияләрендә катнашучыларның видеочыгышлары урын алган. Онлайн тавыш җыю ысулы белән җиңеп чыккан финалистка «Халык мәхәббәте призы» тапшырылачак.

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең «Халык мәхәббәте призы»на лаек булачак җиңүчене билгеләү өчен түбәндәге сылтама аша 12 февраль 23.59 сәгатькә кадәр тавыш биреп була. 

Муса Җәлил исемендәге халыкара бәйгенең финалы 13 февраль көнне Казан шәһәрендә Татарстан язучылар берлеге бинасының «Тукай» клубында узачак.

Бәйгенең йомгаклау кичәсе 14 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үтәчәк.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк