Логотип
Хәбәрләр

«Җәлил укулары» әдәби бәйгесе

Бүген, 28 гыйнвар, Бөтендөнья татар конгрессында I Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең матбугат конференциясе үтте. Бәйгенең жюри рәисе, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры Ә...

Бүген, 28 гыйнвар, Бөтендөнья татар конгрессында I Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең матбугат конференциясе үтте.

Бәйгенең жюри рәисе, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры Әзһәр Шакиров әйтүенчә, бәйгенең төп максаты - М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау.

Бәйгедә Татарстанның 38 районыннан, Рәсәйнең 11 регионыннан, Ерак һәм Якын чит илләрдән барлыгы 4 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашкан.

Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт: М.Җәлил шигырьләре татарча, русча, дөнья телләрендә, Яшь җәлилчеләр (катнашучылар М.Җәлил турында үзләре язган әсәр белән чыгыш ясый), Җәлил турында (Муса Җәлил турында әсәрләрне уку), Рәсем ясау, М.Җәлилгә багышланган яки шагыйрь белән бәйле телевизион сюжет. Шулай ук әлеге номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән. 8 яшькә кадәр, 9 дан 13 яшькә кадәр, 14 тән 17 яшькә кадәр, 18 дән 25 яшькә кадәр.

Әдәби бәйгенең 4 нче этабы 14 февральдә гала-концерт белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк