Логотип
Хәбәрләр

«Җәлил укулары » Германиядән һәм Чехиядән кунаклар көтелә

18-19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Чаллы дәүләт педагогика университетында узачак фәнни конференциягә Германиядән һәм Чехиядән кунаклар көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчес...

18-19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Чаллы дәүләт педагогика университетында узачак фәнни конференциягә Германиядән һәм Чехиядән кунаклар көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә тулырак мәгълүматны Муса Җәлил музей-фатирының мөдире Нәзирә Фәттахова җиткерде.

Муса Җәлил музееның 35 еллыгына һәм аның көрәштәше Абдулла Алишның 110 еллыгына багышланган.“Конференция ике мәйданчыкта эшләячәк: 18 сентябрьдә Муса Җәлил музей-фатирында -  Татарстан Республикасы Милли музее филиалында, 19 сентябрьдә – Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында. Без Германиядән һәм Чехиядән кунаклар көтәбез. Шуларның берсе - Штефан Тайлиг - Вустрау шәһәре Бранденбург-Прусс музее мөдире, Бранденбург музей ассоцияциясе идарәсе әгъзасы. Казан һәм Татарстанның дәүләт, муниципаль музейлары, фәнни һәм уку йортлары вәкилләре була”, - диде Нәзирә Фәттахова. 

“Җәлил укулары ике телдә алып барылачак. Конференциянең максаты - Җәлилне һәм җәлилчеләрне популярлаштыру, пропагандалауны дәвам иттерү. Бу өлкәдә кызыксынулар кимемәсен иде, эзләнүләр алып барылсын иде. Моннан тыш мемориаль музейлар, аларның эшчәнлеге һәм үсеше хакында да сүз булачак”, – ди Нәзирә Фәттахова.

Айдар Галимов

Салават Камалетдинов

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк