Логотип
Хәбәрләр

Лилия Мулллагалиеваның концертында якын кешесе дә чыгыш ясаган

29 сентябрь көнне Пирамида концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзенең «Мин» дип исемләнгән шоу-программасы һәм яңа гына табадан төшкән китабын тәкъдим итте. Концертта...

29 сентябрь көнне Пирамида концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзенең «Мин» дип исемләнгән шоу-программасы һәм яңа гына табадан төшкән китабын тәкъдим итте. Концертта Азат Тимершәех, Айгөл Бариева, Алсу Әбелханова һ.б күп кенә күренекле җырчылар чыгыш ясады. Лилия берничә көн рәттән үзенең социаль челтәрләрендә концертта алган хисләре белән уртаклаша. «Әткәй-әнкәемнең концертыма килүе минем өчен зур шатлык булды. Озын гомер сезгә кадерлеләрем» дип бүлешкән ул Инстаграм челтәрендә. Шоу-программа вакытында җырчы исә кадерле кунакларын сәхнә түренә чакырып алган. Ә Лилиянең 81 яшьлек әтисе үзе уйнаган гармун астында җырлап бар халыкны таң калдырган.

Фәнүзә Сираҗиева

Фото һәм видео җырчының шәхси аккаунтыннан

{mp4}8213{/mp4}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк