«Лилия, бәбәйне кем карый соң»

Җырчы, дүрт бала әнисе Лилия Муллагалиева үзенең имиджын үзгәртергә булган. Җырчы чәчтарашка барып чәчен кистергән. Бу хакта ул үзенең инстаграмында язып чыкты.

«Чәчне кистереп бәрдем. Түзмәдем. Рәхәт булып китте. Башлар җиңеләйде. Иртәгә дисәм, бүген икән инде бик күп эшләр көтә. Аллага тапшырдык, барсына җитешеп эшләп чыгарга язсын, иншаллаһ!», дип яза ул.

Комментарийларда күп кеше Лилиянең яңа прическасын ошаткан, килешә сезгә дип язучылар күп. Шулай ук Лилиянең кечкенә баласы өчен борчылучылар бар, «Лилия, бәбәйне кем карый соң, бер өйдә утырмыйсың», дип язганнар. Лилия аңа җавап итеп «Гел үзем белән. Әле икесе шулай үзем белән йөри».

Автор: Г.Шәрәпова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
662
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Кем кайсы театрга йөри?
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы