Лилия Гиматдинова: «Табиблар әниемнең 3 ай гына яшәячәген әйтте»

Җырчы Лилия Гиматдинова авыр вакытта ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.
« Яман чир белән 1 ел да 2 ай көрәштек. Табиблар әнинең, күп дигәндә, 3 ай яшәячәген әйтте. Бу чирнең агрессив булуын һәм әнине коткару мөмкин түгеллен алдан ук әйтеп куйдылар. Без бөтен ишекләргә шакыдык. Мәскәүгә, Питерга, чит илгә мөрәҗәгать иттек. Ләкин беркем дә бу диагноз белән кабул итмәде. Иң якын кешеңне коткара алмавыңны аңлау бик авыр иде», – ди Лилия.
Җырчы әнисен төштә күргән. «Ул озын матур күлмәктән иде. Елмайды. Димәк, аңа анда рәхәт һәм ул канәгать, дип әйттеләр», – ди Лилия.
Чыганак: Шәһри Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте