Лилия Хәйруллина югалган әйберсен тапкан

Берничә көн элек җырчы Лилия Хәйруллина үзенең кошелегын югалткан булган икән. Кошелек белән бергә бөтен акчалар, карталар, документлар да югалган. Бу хакта ул үзенең инстаграмында язган иде. Ул төнне ул полициядә булган, Лилия кошелегын бик яраткан, табылуына ышанмаган. Шуңа да кармастан ул дөньяда әле игелекле кешеләрнең булуына шатланып та язган, берсе аңа пирожок белән кофе алып биргән, берсе бензинга дип акча җибәргән. «Иң мөһиме сәламәтлек дуслар, калганы килә дә китә торган әйберләр», ‒ дип яза ул.
Бүген кошелекның табылуы ачыкланды. Бер матур пар кире кайтарган аны, Лилия аларга чиксез рәхмәтле булуын әйтте. Үзе өчен борчылган язылучыларына да рәхмәт әйтте ул. Дөньяда бер нәрсә дә очраклы түгел, дип саный Лилия, димәк шулай булырга тиеш булгандыр. Лилия уйлавынча тормышта күп нәрсә үзеңнең тормышка булган карашыңнан тора, шуңа ул гел уңай гына карарга тырыша икән. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Автор: Г.Хәлиуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
26 февраль 2021 - 14:28
-
26 февраль 2021 - 10:21
-
26 февраль 2021 - 09:58
-
25 февраль 2021 - 15:16
-
25 февраль 2021 - 14:03
-
25 февраль 2021 - 12:27
-
24 февраль 2021 - 13:01
-
Наркотикларга – юк! 12+