Логотип
Хәбәрләр

Лилия Хәйруллинага нәрсә өчен оят?

Кар астыннан чыккан умырзаялар кебек язга чыкканда бөтен кеше спорт залга «фигура» төзәтергә агыла. Шундыйлар рәтенә җырчы Лилия Хәйруллина да кушылган. Әнә ул да спорт залга артык килограммнарын бете...

Кар астыннан чыккан умырзаялар кебек язга чыкканда бөтен кеше спорт залга «фигура» төзәтергә агыла. Шундыйлар рәтенә җырчы Лилия Хәйруллина да кушылган. Әнә ул да спорт залга артык килограммнарын бетерергә килгән. Җырчы әйтүенчә, соңгы вакытта ул 3 килога арткан һәм әлеге авырлык аңа уңайсызлыклар тудыра. Шушы максаттан Лилия актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә башлаган.

Җырчы үзенең Инстаграм битендә чишенү бүлмәсендә төшкән ярымшәрә фотосын урнаштырган. Фото астына «Оят булса да куям инде», – дип язып куйган ул.

3 килограмм артык күп тә түгел, болай барса бик тиз үз авырлыгына кайтыр Лилия.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @liliya_khairullina_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк