Лилия Муллагалиева: «Аллаһка шөкер, хәлем алга таба бара»

«Күп кеше коронавирус барлыгына бөтенләй ышанмый. Урам тулы халык, «миңа тимәс әле», дип йөрүчеләр күп. Бер эләктергәч, котылуы авыр», ди җырчы.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева авырый башлагач, күпләр җырчыны коронавирус эләктергән, дип уйлады. Хәтта журналистлар да тәгаен белмичә, ачыкламыйча, Лилиянең COVID белән чирләвен язып чыкты. Ниләр булганын Лилиянең үзеннән сораштык.

 – Инстаграмдагы битемдә «авырыйм», дип язгач, кайбер журналистлар вирус белән авырый, дип чыккан. Директ борчулы смслар белән тулды. Үземә дә билгеле булмаган мәгълүматны ничек шулай язарга була? Шаккаттым!

Бүген хастаханәгә тест бирергә барган идем, табиблар тестка караганда, антитәнчекләргә кан тапшыру кулайрак була, дип аңлатты. Хәзер, Аллаһка шөкер, хәлем алга таба бара. Хастаханәгә килүчеләрнең барысында да бер үк төрле билгеләр. Салкын тигән диләр, әмма ахыр чиктә ул барыбер үпкәгә төшә. Һәркемгә дә «вируслы үпкә ялкынсынуы» дигән диагноз куялар, – дип сөйләде безгә Лилия Муллагалиева.  

– Күп кеше коронавирус барлыгына бөтенләй ышанмый. Урам тулы халык, «миңа тимәс әле», дип йөрүчеләр күп. Бер эләктергәч, котылуы авыр. Саклансыннар, вируска каршы көчле дозалы дару эчсеннәр иде, – дип киңәшләрен бирде җырчы.


Чыганак: Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
968
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы