Логотип
Хәбәрләр

Лилия Муллагалиева: «... күңелләрем тулды»

Камал театрының #иңяхшысыөйдәкалу дигән флэшмобы кысаларында урнаштырылган Равил Шәрәфиевның видеосы Лилия Муллагалиеваны күңеленә тигән. Әлеге видеоязманы җырчы үзенең инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

«Искиткеч мәгънәле, бүгенге көнгә туры килгән, тирән эз калдырыр сүзләр!

Равиль абый Шәрәфиевның ялварып, ихлас сөйләвеннән күңелләрем тулды. Рәхмәт, Равил абый. Тыңлагыз әле, дуслар! Сәламәт булыйк!» – дип яза ул видео астында.

Артистның сүзләре Лилия Муллагалиева укучыларын да таң калдырган. «Бик зур рәхмәт, Равил абый. Җаннарны актарып чыкты бу юллар», «Равил абый белән бергә рәхәтләнеп еладым... Дөрес, үзәккә үтә торган көчле сүзләр!», «Рәхмәт, Равил абый. Искиткеч, күңелләрне тутырдың… Кадир Сибагатуллинга да афәрин, ничек язган, бүгенге көннәрне күптән белгән диярсең», дип язалар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк