Логотип
Хәбәрләр

Лилия Муллагалиева коронавируска тест тапшырачак

Берничә көн элек Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева авыруы хакында хәбәр итте. Кичә ул хәле турында янә инстаграм аша җиткерде.

Берничә көн элек Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева авыруы хакында хәбәр итте. Кичә ул хәле турында янә инстаграм аша җиткерде.

«Хәерле көн! Бүген, ниһаять, урамга чыктым. Урамда рәхәт. Хәл алга таба. Температура юк, йөткерү бетми әле. Күпләр коронавирус түгелме дип кызыксына. Белмим, сишәмбе көнне тест алалар, булырга да мөмкин. Болай итеп авырганым бар иде инде, ул вакытта грипп дигән иделәр. Аллага тапшырган», – дип яза ул.

Инстачылар Лилия Муллагалиевага исәнлек-саулык теләп калалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк