Лилия Муллагалиева сөенечле хәбәр җиткерә

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева 4 бала әнисе. Кичә, 7 майда, артистның 3 нче тапкыр әни булган көне, сөекле уллары Ильясның туган көне иде.
Шул уңайдан бәхетле әни кеше Инстаграм тасмасына матур котлау сүзләре белән фотопрезентация урнаштырды. «Улым җимешем, май кояшым минем. Мин аңа гел шулай дәшәм, чөнки чыннан да ул нурлы, кояш кебек яктылык сибүче, сөйкемле җимешебез. Күз тимәсен. 4 яшь ‒ иң рәхәт чак. Улыкаем, сау сәламәт бул, бәхетле, озын, уңышлы гомер телим!» ‒ дип артист сөекле баласына котлау сүзләрен юллый.
Кайнар тәбрикләү сүзләренә без дә кушылабыз, Ильяска сәламәтле һәм бәхетле киләчәк телибез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан