Логотип
Хәбәрләр

Лилия Муллагалиевадан кайгылы хәбәр

Шушы көннәрдә җырчы Лилия Муллагалиевадан кайгылы хәбәр килеп иреште. Дусты, коллегасы, «Бакирово» шифаханәсенең күңел ачу үзәге администраторы, талантлы оештыручы һәм алып баручы Расих Саримов якты д...

Шушы көннәрдә җырчы Лилия Муллагалиевадан кайгылы хәбәр килеп иреште. Дусты, коллегасы, «Бакирово» шифаханәсенең күңел ачу үзәге администраторы, талантлы оештыручы һәм алып баручы Расих Саримов якты дөньядан киткән. «Расыйх, әле кайчан гына синең белән бер бәйрәмдә эшләдек. Шундый көләч йөзле, үз эшеңне яратучы, талантлы кеше идең... Шундый авыр югалту», – дип яза җырчы үзенең Инстаграм аккаунтында.

Мәрхүмнең якыннарына сабырлык телибез. Урыны оҗмахта булсын!

 

Автор: А.Галимова

Фото: @lilia_mul

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк