Логотип
Хәбәрләр

Лилия Муллагалиеваны котлыйбыз!

Бүген артистка гомер бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтә.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Бүген артистка гомер бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан ул үзенең Инстаграм аккаунтында рәхмәт сүзләре урнаштырды һәм яраткан тамашачыларыннан туган көн котлаулары кабул итә.

«Бүген минем туган көн бит, җәмәгать! Әй, Аллаһыма шөкер! Ничек кенә булмасын, дөнья матур! Сөенеп бетә алмыйм нәкъ шушы вакытта туганыма... Рәхмәт барчагызга. Мин бәхетле сез булганга, хәрберегезнең җылысын тоям, сизәм... Зур рәхмәт әткәй әнкәйгә. Бүгенге көндә нинди булуым, аларның тырышлыгы. Гаиләм, туганнарым, балаларым – әле дә сез бар. Рәхмәт! Күнелдә миңа 25 яшь. Әйе бер дә кaртаясы килми. Күңел җырлый, аяк бии, йөрәк ашкына», – дип яза җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк