Логотип
Хәбәрләр

Лилия Сәлахетдинова: «Дога кылыгыз. Бу безнең өчен хәзер иң мөһиме»

Берничә көн элек танылган шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева әни булды. Ниһаять, ул укучылары белән элемтәгә керде.

Берничә көн элек танылган шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева әни булды. Ниһаять, ул укучылары белән элемтәгә керде.

«Барлык социаль челтәрләрем сезнең хатлар белән тулы. Барлык теләкләр дә бик матур, якты. Сезнең барлыгыгызны белү шулай күңелле. Дога кылыгыз. Бу безнең өчен хәзер иң мөһиме», – дип яза шагыйрә инстаграм социаль челтәрендә.

Моннан тыш, әлеге вакытта ул һәм аның яңа туган улы көч җыйганын белдерде. Тиздән Лилия янә хәбәргә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк