Логотип
Хәбәрләр

Лилия Сәләхетдинова иреннән аерылган

Популяр шагыйрә Лилия Сәләхетдинова үзенең Инстаграм сәхифәсендә иреннән аерылуы хакында хәбәр итте.

Популяр шагыйрә Лилия Сәләхетдинова үзенең Инстаграм сәхифәсендә иреннән аерылуы хакында хәбәр итте. Ире Ришат Тимергалиев белән никахлары өзелү турындагы ЗАГС таныклыгын урнаштырып, шагыйрә түбәндәге сүзләрне язып куйган:

«Тагын бер этап тәмамланды.

Тормышым турында китап язсам, аның бу бүлеген әнә шулай атар идем... Миллионлаган бертөрле сораулар ява башлаганчы, хәзер әйтүем яхшырак.

Әйе, без аерылыштык: бу 2 елны гаилә буларак ничек яшәгән бусак – шулай ук тыныч һәм матур итеп аерылыштык.

Мин Аллаһыма миңа ир, ә аннан мин хыялланырга да курыккан бала бүләк иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен. Ирем Ришат миңа карата һәрватын яхшы мөнәсәбәттә булды, кулында гына күтәреп йөртте, һәрвакыт янәшәмдә булды. Аерылышсак та, без яхшы мөнәсәбәтләрдә калдык.

Киләчәккә нинди планнармы? Яшәргә.

Матбугат чараларын безне бу мәсьәлә буенча борчымавын үтенәбез!

Аерылышуыбызның сәбәбен беркемгә дә әйтмәскә сүз куештык. Безнең моңа хыкыбыз бар дип саныйбыз. Бу безнең тормыш, шуңа күрә бик якын туганнарыбыз да бу хакта белми, һәм белмәячәкләр дә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күтәрҽп кҽнә йөроткәс ,тагын ни ҽтмәй икән......?