Логотип
Хәбәрләр

Лилия Сәләхетдинова әни булырга әзерләнә

Бүген интернетта шау-шу тудырган тема ‒ ул шагыйрә Лилия Тимергалиева-Сәләхетдинованың бәби көтүе. Бу хакта «Бизнес Online» электрон газетасы язып чыкты.

Бүген интернетта шау-шу тудырган тема ‒ ул шагыйрә Лилия Тимергалиева-Сәләхетдинованың бәби көтүе. Бу хакта «Бизнес Online» электрон газетасы язып чыкты.

Алар әйтүенчә, хәзерге вакытта йөклелекнең 14 атнасы бара. Лилия табибларга мөрәҗәгать иткәч, аңа йөклелекне әзәргә тәкъдим итәләр, чөнки бу әни өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Лилиянең диагнозы белән бала табу куркыныч. Тимергалиевлар гаиләсенә балалы булуның башка юлларын тәкъдим итәләр, мәсәлән, асрамага бала алу яисә суррогат әни ярдәмендә бала табу. Лилия әйтүенчә, инвалид кешегә беркем дә бала бирмәячәк, ә суррогат әни өчен аларның финанс мөмкинлекләре җитми икән. Шуңа күрә бу гаиләнең балалы булу өчен бер генә юлы кала ‒Лилиянең үзенә табу. Дин буенча да яралган җанны үтерергә ярамый, гаилә бу хакта да уйлый.

РКБда бу мәсьәлә буенча консилиум җыялар һәм Лилиягә яхшылап уйларга кушалар, чөнки балага бит әле әнинең диагнозы күчү куркынчы да 50 гә 50.

Лилиянең үзе әйтүенчә, табиблар әле аны яхшылап тикшермәгәннәр һәм бала табу куркыныч, дип әйтергә сәбәп юк дип уйлый, хәзерге көндә ул аборттан баш таркан документларга кул куйган. Табибларның аларга булыша алачагына өметләнә ул.

Без бу гаиләгә уңышлар телибез. Аларның да әти-әни булырга хаклары бар бит. Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын аларны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходай ташламасын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Борчылырга сэбэп юк. Ходай сезне бер сынаган инде, икенче тапкыр сезгэ ярдэм генэ курсэтэчэк. Тыныч күңел белэн баланы корсакта устереп, табып бэхеткэ кумелеп яшэгез.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин бу гайлэне гел кузэтеп барам ,хэмдэ сокланам!!! Молодцаааа ,диясе килэ!! Тату булгач бэби сояселэре килэдер ,Аллам ярдэменнэн ташламасын берук сезне !!!