Логотип
Хәбәрләр

Лима Кустабаева: Туган телне саклау - иң мөһим мәсьәлә

(Казан, 22 май, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Дирижер, режиссер, профессор, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Лима Кустабаева “Татар-информ” хәбәрчесенә туган телне саклау мәсьәләсендә борчы...

(Казан, 22 май, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Дирижер, режиссер, профессор, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Лима Кустабаева “Татар-информ” хәбәрчесенә туган телне саклау мәсьәләсендә борчылуын белдерде һәм фестиваль-бәйгеләр уздырырга кирәклеген әйтте.

“Татар телен ничек сакларга? Бу сорау бүген һәр татар кешесен борчыйдыр. Туган телне саклау иң мөһим мәсьәлә булып тора. Әлбәттә, бию, вокаль, фольклор коллективлар татар телен саклап калу һәм үстерү өчен тырышалар. Ләкин дәүләт ярдәме булмаса, үзләре генә зур эшләр башкара алмаячаклар дип саныйм. Татар телен, мәдәниятен саклау, халыкка рухи мирасны ирештерү, онытыла барган гореф-гадәтләрне, халык җырларын киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан төрле фестиваль-бәйгеләр оештырырга кирәк. Телне саклап калу өчен, мондый чаралар уздыру иң үтемле ысул булачак”, - диде ул.

Лима Кустабаева фикеренчә, татар телен бетерү - үз халкыңны хөрмәт итмәү, аның дәрәҗәсен төшерү. “Соңгы арада мәктәпләрдә татар теле дәресен бетерү турындагы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Татар теле - халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәсенең бер чагылышы. Татарстан республикасында татарлар яши, нигә аларның туган телләрен тартып алырга телиләр? Бу иң беренче чиратта, үз халкыңны хөрмәт итмәү, аның дәрәҗәсен төшерү дигән сүз. Мин Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә тудым. Татарстанга килгәч, халык белән аралашып татар телен өйрәндем. Белсәгез иде ничек сөенгәнемне, горурланганымны. Менә хәзер улым да татар телендә иркен аралаша”, - ди ул.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты телне саклап калу өчен массакүләм мәгълүмат чараларын да җәлеп итәргә кирәклеген әйтте. “Тагын шуны әйтәсем килә: дәрәҗәле җырчыларны, ретро җырларны радио һәм телевидиниедә бик сирәк яңгыраталар. Кызганыч, күп очракта үзешчән, автор-башкаручыларның җырлары гына ишетелә. Кайсы гына каналны яки радионы ачма, гел бер үк җырлар, бер җырчылар. Шуңа күрә рухи хәзинәләребез югала бара, телгә игътибар кими. Телне саклап калу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары да ярдәм итсен иде, бу эштә аларны да җәлеп итәргә кирәк”, - дип билгеләп узды ул.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк