Логотип
Хәбәрләр

Лимонлы эчемлек

Матдәләр алмашын тизләтү һәм артык авырлыктан котылу өчен лимон эчемлеге ясап эчәргә киңәш ителә. Рецепт лимонның дәвалау үзлекләренә нигезләнгән, чөнки витаминнарга бай. Ингредиентлар: 2 лимон, 5 ты...

Матдәләр алмашын тизләтү һәм артык авырлыктан котылу өчен лимон эчемлеге ясап эчәргә киңәш ителә. Рецепт лимонның дәвалау үзлекләренә нигезләнгән, чөнки витаминнарга бай.

Ингредиентлар: 2 лимон, 5 тырнак сарымсак, 2 см чамасы имбир, 1 литр минераль су. 

Эш барышы:

- Лимонны урталай кисәргә һәм сок ясарга.

- Сарымсакны һәм имбир тамырын вак итеп турарга.

- Аннары кәстрүлгә су тутырырга һәм сок ясаганнан калган лимон кабыкларын салырга һәм кайнатып чыгарырга. Дәвамы...


- Имбир белән сарымсакны суга салырга, кәстрүл капкачын ябарга һәм уттан алырга. Бу катнашма 20 минут төнәтеп тотарга.

- Бу катнашманы сөзәргә, лимон согын кушарга, пыяла савытларга салырга һәм капкач ябарга.

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк