Әлмәт драмтеатрында режиссерлар лабораториясе ачылды

(Әлмәт, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 14-18 гыйнварда Әлмәт драмтеатрында «Friendzone» төбәкара режиссерлар лабораториясе уза, дип яза җирле басма.
Проектта Татарстан һәм Башкортстаннан килгән 4 яшь режиссер катнаша. Алар куелачак спектакльгә 4 көн дәвамында театраль этюд тәкъдим итәчәк. Күрсәтеләчәк өзек – яшүсмерләр өчен тәгаенләнгән спектакльнең бер өлеше. Лабораториянең аудиториясен тәшкил итүче экспертларга Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов рәислек итә. Проект-лаборатория Әлмәт драмтеатрының 5 мәйданчыгында уза. Проектларны 18 гыйнварда тәкъдим итәчәкләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
23 гыйнвар 2023 - 12:35
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте