Логотип
Хәбәрләр

әлмәт Татар дәүләт театры Алтайдан лауреат исеме алып кайтты

Әлмәт театры В.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивалендә «Әҗәлгә дару бар диләр... » спектакле белән «Фестивале ачышы» номинациясе лауреаты булды. Бу хакта театрның матбугат үзәге...

Әлмәт театры В.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивалендә «Әҗәлгә дару бар диләр... » спектакле белән «Фестивале ачышы» номинациясе лауреаты булды. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Әлеге спектакльне караган экспертлар Әлмәт театрын Европа театрларына тиңләгәннәр, ә фестивальгә тәкъдим ителгән эшне «спектакль-ребус», «сәхнәдә - рәсем сәнгате» дип тасвирлаганнар. 

«Әҗәлгә дару бар диләр... » спектакле үткән сезонда «Кече шәһәр театрлары» проекты кысаларында куелды. Ж.-Б.Мольер пьесасын чакырылган режиссер Елена Кузина сәхнәләштерде.

В.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивале 25 – 30 сентябрьдә үтте. Фестивальгә 30 гаризадан 14 спектакль сайлап алынган. Фестивальдә Татарстаннан ике театр катнашты. Болар – Казан Яшь тамашачы театры һәм Әлмәт Татар дәүләт театры.

татар-информ

Фото: almetteatr.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк