Логотип
Хәбәрләр

Әлмәт театры Зифа Кадыйрова романы буенча спектакль курсәтәчәк

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театрында Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» исемле романы буенча шул исемдәге спектакльнең репетицияләре бара. Бу хакта театрның әдәби...

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театрында Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» исемле романы буенча шул исемдәге спектакльнең репетицияләре бара. Бу хакта театрның әдәби бүлеге хәбәр итә.

Спектакльне Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкасы буенча Лилия Әхмәтова куя. Төп рольләрдә – Мәдинә Гайнуллина, Рафик Таһиров.

Спектакльнең премьерасы 30 мартта hәм 31 мартта булачак. Премьерага автор Зифа Кадыйрова үзе дә чакырулы. 

татар-информ

Фото: almetteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк