әлмәт укучылары Пицундада узган Халыкара фестивальдән җиңеп кайтты

Яшьләр хореография, вокал, театраль иҗат, модалар театры, рәсем сәнгате, инструменталь иҗат номинацияләрендә осталыкларын күрсәтте.

(Әлмәт, 18 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Пицунда шәһәрендә булып узган III «Южная сказка» Халыкара фестиваль-бәйгесендә Әлмәтнең 1 нче лицей-интернатның «Зилант» фольклор ансамбле «Инструменталь иҗат» номинациясендә I дәрәҗә лауреат булып танылды, дип яза җирле басма.

Биредә Россия һәм якын чит илләрнең 17 шәһәреннән килгән 600 гә якын конкурсант чыгыш ясады. Яшьләр хореография, вокал, театраль иҗат, модалар театры, рәсем сәнгате, инструменталь иҗат номинацияләрендә осталыкларын күрсәтте. Шулай ук алар өчен Гагра, Сухуми, Яңа Афон шәһәрләре, Рица күле, Яңа Афон мәгарәләре буенча экскурсияләр дә оештырылды.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
301
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Бөтенесе ишетсен!»: Иркә яңалыгы белән уртаклашты
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы