Логотип
Хәбәрләр

Лотерея алырга чиратсыз кергән ир 82 миллион сум откан

Бер яхшы хатын ашыккан ирне үз чиратына керткән булган.  Бөекбританиядә лотерея алырга чиратта басып торганда, бер хатын-кыз ашыга торган ир-атны алга уздырган. Шул ир-ат исә бер миллион фунт откан....

Бер яхшы хатын ашыккан ирне үз чиратына керткән булган. 

Бөекбританиядә лотерея алырга чиратта басып торганда, бер хатын-кыз ашыга торган ир-атны алга уздырган. Шул ир-ат исә бер миллион фунт откан. Бу хакта BBC News хәбәр итте.

Әлеге ир лотерея уйнату бетәргә берничә минут кала билет алып өлгергән. Ул касса янына соңга калып кына килгән. Ирнең ашыгуын күргән бер хатын, аны чиратта үзеннән алгарак уздырган.

Икенче көнне иртән бу кеше үзенең зур сумма отуын хәбәрләр тапшыруыннан белеп алган. Аңа бәхетле очрак бер миллион фунт - 82,2 миллион сум китергән. Дәвамы...

Фото: pixabay.com

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк