Логотип
Хәбәрләр

Акылың алтын икән... Җүләр мәллә син?

«Печән базары» уен-көлке театрыннан өзек.

Кадерле укучым! Карантиннан соң «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, «Сәхнә» сәнгать журналы каршындагы «ПЕЧӘН БАЗАРЫ» уен-көлке театры Татарстан шәһәрләре һәм районнарында «Акылың алтын икән...» дип аталган концерт гастрольләрен башлап җибәрергә исәпли.

Бу карантинда чагында җончыган җаннарыбызны сихәтләү максатыннан эшләнә. Тагын бер яңалык шул: уен-көлкеле концертка кадәр һәм тәнәфестә «ТАТМЕДИА» журналлары һәм шул исәптән район газеталары редакцияләре тамашачыларына үз басмаларына язылган кешеләр өчен лоторея уйната. Лотореяга кесә телефоннары, планшетлар һәм тагын бик кызыклы, оригинал бүләкләр отарга мөмкин булачак.

Күрешкән сәгатьләргә кадәр! Барыбыз да исән-сау торыйк, күңел көрлеген югалтмыйк!

«Печән базары» уен-көлке театры спектакле репертуарыннан:

Зиннур Хөснияр

ҖҮЛӘР МӘЛЛӘ СИН?

Иии, алтмышка җитеп килгәндә, үз тешләрең коелып беткәч, алар урынына протез киеп йөрүнең рәхәтлекләре!

Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, алтмышынчы баскычка үрелер алдыннан гомер иткән хатын белән аерылыша яздык. Хатын-кыз шундый бит ул, сиңа кияүгә чыкканчы гына песи кызы кебек йөргән булалар да... Бер бала апкайтып тоттыруга кинәт үзгәрә дә куя. Ир дигәне арткы планга күчә. Җир кояш әйләнәсендә йөрүеннән туктап, аның тирәсендә генә әйләнә башлый. Икенчесен алып кайтуга – бетте, гаилә тәхете аныкы, ул гына бар да, балалар гына. Табын янына утыргач, бер хатын әйткән ди бит: «И, балалар, менә, ниһаять, барыбыз да бергә җыелып беттек, атагыз гына чит кеше!» – дип. Ә чит кешегә гел бәйләнеп, әрләп, аңа адым саен мырылдап торасы.

– Җүләр мәллә син? – дим хатынга кайчак, бердә юктан бәйләнә башлауга. – Утыз улың булганчы, усрак ирең булсын!-дип әйтеп әйткән борынгылар. Аерылырга мәҗбүр итмә мине! Талама адым саен күркә кебек! – дип тә әйтеп карыйм. Кая ул, һаман үзенекен тукый, имеш, син болай да, син тегеләй! Өстәвенә: – Бу кирәк, теге беткән! – дип тә аптырата әле.

И, күрсәң, пыр тузып талашабыз. Ул автоматтан ата, мин пушкадан тондырам. «Ха-а-атыннн» дип, акрын гына дәшсәм дә, ник кычкырасың!-дип ябыша.

– Үзең кычкырасың бит, минәйтәм!

– Юк, ул син кычкырасың!

– Юк, син!

– Мин түгел, син!

– Юк, син!

– Мин түгел дим бит, син!

– Син башта кычкырдың!

– Юк, син үзең!

– Җүләр мәллә син!

– Сам такой!

Әһә, минәйтәм, сүз запасы бетте моның, урысчага күчте бу дим. Шундук икенче төрле куркыныч уй килә: урысча то сүгенү сүзләре море ич! Хәзер чүпкә чыгара бит бу мине! Өстәвенә аларның татар авылындагы татар мәктәбендә урысча укытканнар. Сөйләшә белмәсә дә, сүгенергә өйрәнгән бахыр. Ләкин хатын башка яктан суктыра:

– Алайса кызны хохолга кияүгә бирәм! – дип куркыта бу. – Белә ул, чукынчык. Беркөнне үзе әйтте: – Иртәдән кичкә хәтле телевизор карыйсың, хохлошка апкайтмасаң ярый инде –, ди.  Күрә бит телевизорда гел Украина турында гына чәйнәгәннәрен.

– Син лучшы халык саны алыр алдыннан баланы марсиан дип яздыр!-дим, күркә кебек кабарып. Һәм шулчак үземнең Марс исемле икәнлегем искә төшә дә бу тапкыр сүздән күңелем чәчәк ата башлый.

– Яздырмас дип, уйлыйсың мәллә!

– Алайса кызны да хохлошка дип яздыр! Бәлки, телезвезда булып куяр, аннары шиколатта гына йөзәр

– Телезвезда! Шиколат!? Кирәге барые! – дип ярсый бу сүздән хатын: – Аның Собчак кызы кебек көн саен кияү алыштырганын телисең мәллә!?

Мин башка җавап кайтармыйм, бары: – Җүләр мәллә син! – дип куям да, ике кулны да күтәрәм. Бетте янәсе, мин җиңелдем! Юк шул, бетеп җитмәгән икән әле: кулны күтәргәндә, кәстүн ачылып, эчке кесәдән бер меңлек акча башы тырпаеп чыккан. Шул җитә калды.

– Әәһ, син миннән акча яшерә башладың мыни әле!

«Тотылдым!» дип уйлыйм, башны ике кулым белән каплап. Югыйсә, ул меңлекне кесәдә махсус йөртәм, сүз белән генә җиңә алмасам, кер кыстыргыч белән шуны борынына эләктереп куярга исәп – гадәттә аннан соң туктый ул... Ачу чыккан вакыт, акчаны бирәсе дә килми инде. Һаман телләшеп маташам: – Ә мин малайны марҗага өйләндерәм! Бу сүздән хатынга шок була. Чөнки урысчасы тако-тыкы тегенең – килен белән талаша алмаячак бит!

– Ярар, ярар, өйләндер, оныкларыңның ДАУ-АТЫЙ дип әйтүләрен теләсәң! – ди бу күз яшьләренә буылып. Җиңелде хатын, бер сүз дә әйтә алмый бүтән. Ә мин сөенәм, мең сум акча икенче талашуга кала бит... Тик юк икән, күз яшьләре ни ара кибеп тә бетә, ни ара тагын атакага күчә.

Кыскасы, очына-ахырына һич чыгарлык түгел, тора-бара тавыш аркасында кемнең кемгә ни дип кычкырганы да аңлашылмый башлый. Ишегалдындагы этебез безнең тавышка атналар буе оясыннан чыгарга куркып ята, мәче коты алынып, антенна башына менеп киткән иде, һаман төшәргә шүрләп утыра әле.

Бетте, аерам, тешләрне генә куйдырам да! Кычкыр аннары урамдагы телеграмм баганасына!

Ахырын журналның июнь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк