Логотип
Хәбәрләр

Җүләр мәллә син? (өзек)

«Печән базары» уен-көлке театрыннан өзек

Концерттан өзек:

Баеп киттем бит инде шулай. Ә татар мужигы баеса нишли? Дөрес әйттегез, татар баеса хатын алыштыра башлый... Менә үз-үземнән көлеп шул хакта бер җыр да чыгардым әле. Укыгыз:

Мин беркөнне баеп киткәнмен...

Ие шул,

Берзаманны баеп киткәнмен дә,

Түрә иткән кемдер аннары.

Балачактан хыял иде ласа,

Язмышның бу миңа язганы ‒

Түрә булды татар малае!

 

Түрә булу бик җаваплы нәрсә,

Үзем киттем хәтта сискәнеп.

Милләт аксый диләр, аңа да

Рәхәтләнеп ярдәм итәрмен.

 

Әдәбият, мәдәният! Бу ни бу?!

Титаклыйсың, хәлең юкмы әллә?!

Кул сузмаса безнең ишеләр

Ерак китәлмассың бу хәлдә!

 

Музейларны рәткә китерермен

Поши тояклары муеннан!...

Чабаталар бабайлардан калган

Һәм комганнар җиздән коелган!..

 

Мин түрә бит хәзер, күрәсезме:

Байлык миңа күктән ишелә.

Мәктәп-мәдрәсәләр ни хәлдә соң ‒

Ярдәм тияр алар өлешенә.

 

Татар баеса хатын ала диләр,

Кай җирем ким минем алардан?!

Милли данга зыян салып булмас,

Бер мин генә түгел арадан...

 

...Яшь хатыным әйтә акылга кил,

Өләшәсең бушка син нигә?

Музейдагы чабатаңны алып

Ник элмисең инде иң түргә?

 

Хикәят тә шуның белән бетә:

Булганнан соң мин зур бер түрә,

Хатыннарым, җыйнаулашып барып,

Чабатаны...

Тәки элгәннәр бит иң түргә!..

Шулай ук тәнәфестә «ТАТМЕДИА» журналлары лоторея уйнатуы каралган. Бүләкләре бик саллы! Мәгәр үзегез белән журналларга язылу квитанциясе булмаса, сез биредә ук языла алсыз. Журналлар дигәннән. «Сабантуй» белән «Салават күпере» журналларыннан кызыклы мәзәкләр бар әле. Тыелып булмый! 
 

– Улым, бу балыкларны син тотыңмы? – дип сорый әтисе малаеннан.

– Юк, әти, суалчан тотты!

***

Балалар бакчасында ял сәгате.

Тәрбияче: Вәли, соңгы мәртәбә әйтәм, йокла! Аңладыңмы, соңгы кисәтү бу!

Вәли: Соңгы тапкыр әйтүең булгач, бик яхшы бит инде, апа.

***

Улым. Бакчадыгы дус кызыңның туган көне кайчан?

Малай: Белмим. Аның каравы аның 8 марты кайчан икәнен беләм.

***

Математика укытучы Вәлидән:  Нигә кичә дәрескә килмәдең?-дип сорый икән.

Тегесе: Темпертаурам 40 иде, апа! – дип аклана.

– Кит аннан! Булуы мөмкин түгел!

– Әни әйтте бит: 36 һәм 6 диде.

***

Малай кызга: Син күзлексез тагын да матуррак икән!

Кыз аңа каршы: Мин күзлексез чакта син дә матур!

***

Музейдан чыккач, укытучы балалардан сорый: Йә, музейда иң охшаганы ни булды?

Балалар: Экскурсовод апаның баскычтан мәтәлеп төшүе.

***

Укытучы: Вәли, нигә мәктәпкә соңга калдың?-дип сорый.

Вәли: Әни акчасын югалтты!

Укытучы: Ә синең ни катнашың бар иде анда?

Вәли: Ә мин аңа ботинкам белән басып тора идем.

***

Әнисе кызына кыстап ботка ашата: Әгәр ашамасаң, мин синең ботканы Убырлы карчыкка бирәм!

Кызы: Ботка ашарга тиле дип белдеңме әллә син аны!

***

Әтисе белән малае кәбестә салаты ашап утыра икән.

Әтисе зарланып:  Менә улым, без синең белән кәҗәләр кебек кәбестәгә калдык!

Малае:  Юк инде, әти, кәҗә син ул, ә мин куян баласы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк