Логотип
Хәбәрләр

Луара Шакирҗанова радио-телевидение алып баручыларының сөйләм телен тәнкыйтьләде

Берничә дистә елдан безнең татар теленең аһәңе бозылыр дип уйлыйм, диде сөйләм жанры артисткасы. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире, сөйләм жанры артисты Луара Шакирҗанова,...

Берничә дистә елдан безнең татар теленең аһәңе бозылыр дип уйлыйм, диде сөйләм жанры артисткасы.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире, сөйләм жанры артисты Луара Шакирҗанова, татар сөйләм теленең аһәңе югалуга борчыла. Ул радио-телевидение алып баручыларының сөйләм теле тәнкыйтьләде. Бу фикерен ул Николай Максимовның «Туган теләр» темасына ачык дәресеннәнсоң «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Элек сәхнә, телевидение, радиодан ишетелгән татар телендә камиллек бар иде. Анда әзерлекле кешеләр килә иде. Сүзләрнең, авазларның әйтелешен бозып сөйләргә һич ярамады. Шундук шелтә белдерерләр иде. Анда без чын камил телебезне ишетә идек. Ә менә диалекталь сүзләрне кыстырып сөйләү бик табигый, халыкчан дип сөйләүләр минем эчемне пошыра», - диде Луара Шакирҗанова.

Марат Мөбарәкшин

Фото «Татар-информ»

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181789/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк