Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтова: «Ашыга-ашыга беркая чабасым юк»

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова «карантин»ның уңай якларын гына күрергә киңәш итә.

Коронавирус эпидемиясе шаукымы халыкны бочуга салды. Шул сәбәпле зур шәһәрдәге ыгы-зыгыга тирә-яктагы тынычсызлык та өстәлде. Театрлар ябылды, 15 апрельгә кадәр планлаштырылган күңел ачу чаралары һәм концертлар кичектерелде.

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова әлеге «карантин»ның уңай якларын гына күрергә киңәш итә. Мәсәлән, «Ашыга-ашыга беркая чабасым юк. Рәхәтлә0неп бала белән өйдә уйнарга, кочакларга-яратырга, мәктәпкә әзерләргә, сөйләшергә, тәмле әйберләр пешерергә тулы мөмкинлек булачак! Нихаять! Өйнең һәр почмагын бөртекләп җыештырып чыгачакмын. Өр-яңа шигырьләр язачакмын! 18 апрельдә булачак концертка иркенләп әзерләнәчәкмен! 1 айлык тәнәфестән соң куелган концертларның беренчеләреннән булачак ул Алла боерса», – дип куана Ләйлә.

Дөрестән дә, башка вакытта эш мәшәкатьләре белән вакыт җитмәгән бик күп шөгыльләргә уңай вакыт. Сәламәт булыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк