Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтова хыяллары белән уртаклашты

Могҗизалар чоры, теләкләр чынга аша торган вакыт якынлаша. Һәркем яңа елга кергәндә төрле теләкләр тели.

Танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенең теләкләре белән уртаклашырга уйлаган.

«Кыш бабай әкияти арбага утыртып кая телисез шунда җибәрәм дисә, кая барыр идегез, дусларым? Бер генә теләгеңне үтим дисә, нәрсә әйтер идегез?

Барыгызның да монда язган барлык хыяллары да бер ел эчендә чынга ашуын телим. Сынап карыйбызмы? Минем бәбием белән бергә диңгездә су коенып ял итәсем килә. Тизрәк. Бар кешенең дә башкаларга начарлык эшләми торган яхшы күңеллегә әйләнүен телим. Дөньяда бик байлар һәм бик хәерчеләр булмасын ‒ тигезлек булсын иде... Гаделлек булсын иде... Барлык авыру балалар да сәламәтләнсен иде. Картлык көннәребездә балаларыбызның кадер-хөрмәтен күреп яшәргә язсын иде. Һәр кешенең дә күңелләре тыныч, йөзләре көләч булсын иде. Мин берне генә яза алмыйм инде. Ә сезнең хыял нинди?» дип яза алып баручы.

Теләкләр теләргә ашыгыйк, дуслар, бәлки чынга ашып куяр?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк